Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Хуҗабикә колагына

рецептлар

Помидорлы ташкабак

Кирәк булачак: 500 грамм кыздырылган ташкабак; 500 грамм помидор; 4 тырнак сарымсак; 1 чәй кашыгы тоз; 2 аш кашыгы он; ташкабакны кыздырырга май. Ташкабакны кабыгыннан һәм орлыгыннан чистартып, боҗралап турыйбыз. Һәр боҗраны онда әвәләп, майда кыздырабыз. Помидорларны телемләп турыйбыз. Сарымсакны ваклыйбыз. Кыздырылган ташкабак, помидор һәм сарымсакны банкаларга чиратлаштырып тутырабыз, тоз сибәбез һәм «су мунчасы»нда 35 минут стерильләштерәбез. Калай капкач белән томалап, салкынча урында саклыйбыз.

Кышка салат

Кирәк булачак: бер килограмм помидор, ике аш кашыгы тоз, бер стакан көнбагыш мае, бер стакан шикәр, өч-биш данә болгар борычы, ике данә кызыл әче борыч, өч килограмм ташкабак, 100 грамм сарымсак, 1 аш кашыгы серкә эссенциясе кирәк. Помидорларны шакмаклап турарга һәм кәстрүлгә салырга. Аннары шунда тоз, көнбагыш мае, шикәр өстәргә һәм кайнатып чыгарырга. Кайнап торган помидор катнашмасына саламлап турап болгар борычын һәм кызыл әче борыч салырга. Ташкабакны биш миллиметр киңлектә түгәрәкләп кисеп, дүрт-алты өлешкә бүләргә һәм барысын бергә 30 минут кайнатырга. Әзер булырга биш минут калгач, аш серкәсе һәм вак итеп туралган сарымсак кушарга. Кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга тутырырга. Банкаларны төреп куярга.

«Анкл-Бенс»

Кирәк булачак: ике килограмм ташкабак исәбеннән - 300 грамм суган, биш-алты болгар борычы, бер килограмм помидор, бер стакан көнбагыш мае, 200 грамм шикәр комы, 200 грамм томат пастасы, бер аш кашыгы тоз, ике аш кашыгы серкә. Көнбагыш маен, шикәр, томат пас-тасын 10 минут кайнатканнан соң вак итеп шакмаклап туралган ташкабак һәм суган өстибез һәм тагын 10 минут кайнатабыз. Аңа вак итеп туралган татлы борыч салабыз, 10 минут кайнатканнан соң тоз, помидор, серкә салабыз. 10 минут пешерәбез дә кайнар салатны стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз.

Фото:https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев