Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Хәтерне яхшыртучы аш

Земфира Рәхимова редакциягә күчтәнәчләр белән килергә ярата. Менә бу юлы ул «Зирәклек ашы» алып килде. Рецептын 2000 елда ук «ЗОЖ» газетасыннан алган икән. Төсе дә матур, үзе дә искиткеч тәмле. Газетада язылганча, мондый аш хәтерне яхшырта һәм игътибарны арттыра һәм бигрәк тә мәктәп укучылары һәм өлкәннәр өчен файдалы.

«Зирәклек ашы»н пешерү өчен 2 аш кашыгы үсемлек мае, 250 грамм сыер ите, 2 кашык мәк, 1 баш зур суган, 3 уртача бәрәңге, 4 аш кашыгы угычта уылган кабак, 2 кишер, 1 дәфнә (лавр) яфрагы, туралган 2 кашык петрушка үләне, 3 чынаяк су кирәк. Тоз һәм борычны теләгәнчә саласыз.
Башта табада май кыздырыгыз, итне вак кисәкләргә кисегез, онда әвәләп, шул майда кызартып алыгыз. Аннары итне кәстрүлгә салыгыз. Суганны вак кына турап, йомшаганчы һәм алтын төскә кергәнче табада кыздырыгыз. Аннары кәстрүлгә бушатыгыз, өстенә су, әрчеп туралган бәрәңге, кишер, кабак салыгыз, мәк, дәфнә яфрагы, тоз, борыч өстәгез. Бутый-бутый, әкрен утта төгәл 90 минут пешерегез. Су нык кимесә, бераз өстәгез. 90 минут узгач, яшелчәләрне кашык белән изегез. Аш әзер! 
Л. Исхакова фотолары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев