Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

«Хатын-кыз чибәр һәм сәламәт булсын»

Бүгенге язмабызның герое – тумышы белән Себер, Төмән якларыннан булган, бүгенге көндә Түбән Камада яшәүче Хәбибә Хәбибуллина.

Ул шәһәрдәшләргә яхшы таныш Мәхмүт хәзрәт кызы. Себернең салкыннарын ташлап, Тукаебыз әйтмешли «Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында яуган» Татарстанга, Түбән Камага кайтып төпләнәләр алар. Мөселман кардәшләрне, дуслары янына җан да, кан да тарта.

Хәбибә медицина көллиятен тәмамлап «шәфкать туташы» белгечлеге алгач, үзен традицион булмаган медицина өлкәсендә сынап карарга уйлый. Казанда, Стәрлетамакта, Махачкалада укып, хиҗама серләренә төшенә, юридик яктан эшләү хокукы бирә торган сертификат ала. Бүген инде ул 6-7 ел шушы өлкәдә эшләгән, хатын-кызлар арасында хөрмәт казанган остаз. Аллергиядән, хондроздан, кан басымыннан интеккән кешеләр аңа хиҗама ясатырга киләләр. Бер килгән, шифа алган гүзәл затлар даими клиентлар булып кала. Куллары шифалы шул аның. Хәбибә шулай ук косметологик чара буларак та, хиҗама ясый.

Хәзер традицион булмаган медицинаның бу төре белән кем генә шөгыльләнми. Бу хакта мин Хәбибә белән дә сөйләштем. «Миңа калса, кеше сәламәтлеге белән бәйле мәсьәләләрдә медицина белеме булу мәҗбүри. Сүз кеше сәламәтлеге турында барганда, җитди карарга кирәк. Дәва эзләп килгән кешенең нинди дә булса хроник авыруы булуы мөмкин. Әйтик, эпилепсия. Хиҗама ясаганда өянәге тотса, аңа беренче ярдәмне дөрес күрсәтергә кирәк. Шулай ук кайбер кешеләргә хиҗама ясарга бөтенләй ярамый. Канда шикәр 15 тән күп икән, мин башта дарулар эчеп шикәрне төшерергә кушам. Гемоглобин түбән булганда, тәндә экзема булган кешеләргә дә хиҗама ясау тыела» – ди ул. Мөмкин булса кан анализлары нәтиҗәсен карыйм.

«Бу шөгыль белән мин акча артыннан кумыйм. Минем максатым бизнес, акча эшләү түгел, ә кешеләргә ярдәм итү» ди Хәбибә Хәбибуллина.

Сүз уңаеннан, ул хиҗаманы хатын-кызларга гына ясый. Ә ир-атларга шундый ук сертификаты булган Самат абыйсы ясый икән.

«Булганнан бар да була» дигәндәй, Хәбибә әле сөлек тә сала, аның өчен дә укыган. Тик монысы инде вакытны күп алганга, бик үтенеп сораган һәм чынлап та мохтаҗ булганда гына ясый.

Чынлап та, сүз сәламәтлек турында бара икән, без ниндидер шикле кешеләргә һәм дәвалау чараларына мөрәҗәгать иткәнче махсус белемле кешеләргә бару файдалырак һәм нәтиҗәлерәктер.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев