Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Ханымнар, истә тотыгыз!

Хәзер хатын-кыз яшь булып калу өчен, ниләр генә кыланмый. Чәч өстәтә, керфек куйдырта, бит тиресен тарттыра, артык маен суырта – акчаң гына җитсен. Тик ниләр генә кылансак та, барыбер картаясы. Йөз-кыяфәт матур булса да, организм картая. Гүзәл затларның, күкәй күзәнәкләре саны елдан ел кими.

Әле бу табигый процессны туктата алучы галим юк. Телибезме, теләмибезме менопауза дигән нәрсә һәр хатын-кыз өчен хас. Бу чор җиткәч, кайбер ханымнар үзләрен әбигә саный башлый. Күп кенә гүзәл затлар депрессиягә бирелә, кайберләре «в 45 – бабка ягодка опять», дип үз өстендә эшләргә ябыша. 
Табиблар организмны яшәртеп булмаса да, картаюны бераз артка чигенедереп була дип өметләндерә. Моның өчен пластик хирург пычагы астына яту кирәкми, ә берничә гади киңәшне генә истә тотарга кирәк.
Әйтик, тәмәке тартмаска, тартсагыз – кичекмәстән ташларга. Танышларыгыз арасында тәмәке тартмаган хатын белән, тарткан хатын-кызларны үзегез чагыштырып карый аласыз. 
– Спиртлы эчемлекләр белән мавыкмаска,
– Йокы туйганчы йокларга.
– Дөрес тукланырга һәм ризык төрләндерергә,
– Спорт белән шөгыльләнергә.
– Рәхәтләнеп ял итә белергә.
– Шат күңелле булырга.  Депрессия, стрес организмны картайта. Бәхет гормоннары кешене яшь күрсәтә.
Исегездә тотыгыз, яшәртә торган могҗизави таблеткалар, сулар, капсулалар, кремнар әкият дөньясында гына. Терек суы эчеп яшәргән әби-бабайлар тормышта юк. Ул кемгәдер акча эшләү ысулы гына. Әлегә табиблар үзләре матур рекламаларга ышанмаска кушалар. Бәлки, киләчәктә кешене картайтмый торган әйбер уйлап табарлар. Тик һәр ел фасылының үз матурлыгы булган кебек, кеше гомеренең дә һәр чоры үзенчә матур һәм күркәм. Шәхсән минем үземә, битен тарттыра торгач мумиегә әйләнгән ханымга караганда, мөлаем йөзле, ак яулыклы татар әбие күбрәк ошый төшә.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев