Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Кайчак кызыгып та куям

Кайбер хатыннар ирсез яшәмәсәләр дә, менә дигән итеп яшиләр. Күбесендә машина, квартира, чәшке тун. Ә мин гомерем буе ир көе көйләп тә һаман кышкы курткадан гына йөрим. Алтыннарым да юк - өйләнешкәндә ирем биргән никах балдагыннан башка. Ә ирсез дус кызым, яңа ел чыршысы кебек - бармак саен алтын йөзек,...

Кайбер хатыннар ирсез яшәмәсәләр дә, менә дигән итеп яшиләр. Күбесендә машина, квартира, чәшке тун. Ә мин гомерем буе ир көе көйләп тә һаман кышкы курткадан гына йөрим. Алтыннарым да юк - өйләнешкәндә ирем биргән никах балдагыннан башка. Ә ирсез дус кызым, яңа ел чыршысы кебек - бармак саен алтын йөзек, муенда - алтын чылбыр, кулда алтын беләзек.
Әнә, безнең подъездда да яши бер ирсез хатын. Әле күптән түгел генә квартирына заманча евроремонт ясатты. Ике елга бер өй җиһазларын да алыштырып кына тора. Өстәвенә, алган киемнәре дә кыйммәтле бутикларда гына сатыла. Акчасы бар, димәк. Үзара талашканда бер әби «фәлән нәрсәң белән акча эшлисең» дип тегене оялтмакчы булган иде дә, тегесе елмаеп кына «синең дә бар бит ул нәрсәң - сиңа да эшләргә иде, йөрмәс идең ун ел бер пәлтә киеп», дип кенә җавап бирде.
Бер уйлап карасаң шулай бит, ирсез хатыннар безгә караганда күпкә яхшырак яшиләр. Ирсез яшим дип, кимсенеп тормыйлар. Киясе киемнәрен киеп, барасы җирләренә бармый калмыйлар. Менә миңа быел 50 яшь тула, минем әле диңгез күргәнем юк. Ә дус кызым, яшьтәшем, ел саен кайда да булса ял итәргә бармый калмый. Ирен моннан 20 ел элек эчкән өчен куып чыгарган булган. Шуннан бирле кияүгә чыгып мәшәкатьләнмәде. Ире булмаса да, ирсез торганы юк үзенең. Әллә нинди матур, әбиләр әйтмешли, «гүрнәдирдәй» ирләр өзелми үзеннән. Өендә суыткычын ачып карасаң - нәрсә генә юк! Аңа кунакка баргач кына кара уылдык, ысланган кызыл балык ашап кайтам. Бай яшисең дип сүз башласак, «элекке кебек бер шешә шәрабкә һәм бер тартма кәнфиткә сатылып йөрү модасы күптән бетте инде ул. Кибеттәге кебек, яхшы товарның бәясе дә кыйммәт йөрергә тиеш», дип шаркылдый. Ә безнең суыткычны ачсаң - башланган кыяр банкасы, беткән диярлек майонез, әчегән сөттән башка нәрсә тормый. Ярты кило колбаса алсаң - бер утыруда бетә.
Ирнең ишекне ачып керүгә әйткән сүзе: «Хатын бүген ашарга нәрсә бар?» Башың авыртамы, кәефең юкмы- анысы ир дигәнне кызыксындырмый.
Кичләрен моннан 15 ел элек алган диваныбызга ятам да, кеше тормышына кызыгып үләм инде. Безгә кайчан рәхәт тормыш килер икән ул?
Әлфия М.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X