Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне
Безне совет заманында «семья - это ячейка общества» дип өйрәттеләр. Гаилә коруга яшьләрнең күпчелеге җидти карап, сөйгән ярлары белән берничәшәр ел очрашып йөргәннән соң гына өйләнештеләр. Бер-берсен сынаган парлар арасында аерылышучылар да азрак иде. Гаилә мәхәббәткә, үзара аңлашуга, бер береңә тугрылык саклауда корылган булса гына нык була шул. Арага хыянәт...
Гаилә бәйрәме иң изге бәйрәмнәрнең берсе. Минем өчен гаилә бер береңә юл куеп һәм хөрмәт итеп, яратып яшәүдә. Ә бүләкләргә килгәндә аны бәйрәмнәрдә генә түгел, ә җае чыккан саен бирешергә кирәк. Ходай Тәгалә биргән һәр көн безнең өчен зур бәйрәм. Түбәнкамалаларны бәйрәмнәр белэн котлыйм. Рамазан ае бара бит, тоткан урзаларыбыз кабул булсын. Аллаһыбыз иманыбызны арттырсын, гаиләләребезгэ шатлык куаныч китерсен, киләчәккә өмет, ышаныч иңдерсен.
8 июль - гаилә көне хөрмәтенә тормыш иптәшем эштән кайтуына кичке бәйрәм өстәле әзерләдем, ул кайтканда минем яраткан чәчәкләремне алып кайтты. Бүләкләр туган көннәрдә, 23 февраль, 8 март, Яңа елларда бирешәбез. Минем өчен гаилә - минем йөрәгем ул. Һәр яңа көн туган саен гаиләм белән горурланам, мине аңлап, мине назлап, мине хөрмәт итеп торучы җан яртым - гаиләнең нигезе, тоткасы ирем Иваным шушы гаиләмне тулыландыручы күз нурларым ике балам, улым Динарым, кызым Дианам өчен аллакаема зур рәхмәтлемен. Мәхәббәт һәм тугырылыктан торган гаиләм белән алдагысы көннардә дә дусларым,туганнарым алдында горурланып яшәргә язсын ходаем. Ә инде түбәнкамалыларга гаиләгезгә тугры булып, чит сүзләр кертмичә, җилләр тидермичә, бәхет дөньясында яшәгез диясе килә.
моңа кадәр гаилә бәйрәмен алай зурлап билгеләп үткән булмады. Чөнки 8 июль эш көне, җитмәсә, җәй уртасы - эшнең иң күп вакыты. Ә бу елны гадәти тормышыбызга бераз үзгәреш кертеп, бәйрәм ясап алырга уйладык. Эштән соң, кич белән матур итеп табын әзерләп кечкенә бәйрәм ясадык. Бәйрәм уңаеннан, шәһәрдәшләремә саулык, бәхет һәм иң мөһиме - гаиләләрендә һәрвакыт тынычылык, үзара аңлашучанлык булуын теләп калам."Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев