Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Эссе көндә квас яса

Чөгендер квасы

Чөгендер квасы хатын-кызларга аеруча файдалы. Моның өчен ярты килограмм чөгендерне вак итеп турап, балчык савытка салырга һәм өстенә кайнар су коярга. 20 грамм шикәр комы һәм бер телем арыш ипие салып, өстен марля белән каплап, җылы урында биш көн тотарга. Әзер квасны сөзеп, шешәләргә тутырырга. Мондый квасны салкынча урында берничә көн сакларга була.

 

Тагын бер ысул

 

Безгә 500 грамм чөгендер, өч литр кайнаган су, 50 грамм кара ипи, 10 грамм чүпрә, 100 грамм шикәр комы кирәк булачак. Чөгендерне юка телемләп турап пешерәбез. Суны артык күп салмагыз, чөгендерне капларлык кына булсын. Чөгендер пешкәч, сөзеп алабыз да, калган суны агызабыз. (чөнки рецепт буенча өч литр су бара). Тагын кара ипи, шикәр, чүпрә өстәп, бер-ике көн караңгы урында тотабыз. Соңыннан квасны сөзеп, суыткычка куябыз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев