Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Чәчәк кенә димәгез...

Соңгы арада Интернет челтәрендә дә, кибетләрдә дә ясалма зур матур роза чәчәкләрен күргәнем бар. Поролоннан дисәм – түгел. Изолон дигән әйбердән икән. Алар еш кына туй фотосессияләрендә кулланыла. Эченә лампочка урнаштырып, квартирга торшер итеп тә куялар. Светлана Гаптулова шундый чәчәкләрне ясау белән шөгыльләнә.

28 яшьлек хатын Түбән Камага ике ел элек Пермь якларыннан күченеп кайткан. Хәзер декрет ялында. Буш вакытта бәйләргә, тегәргә ярата. Зур чәчәкләрне (аларны гигант чәчәкләр дип тә әйтәләр) күргәч, тынычлыгын югалта. 
– Мин аларга күптән сокланып йөри идем. Интернеттан мастер-класслар да күп карадым. Аннары тәвәккәлләп ясап карарга булдым. Беренчесен әниемнең туган көненә бүләк иттем.  Быелның апрель ае иде ул, – ди Света. 
Алдан әйтелгәнчә, чәчәкләр, изолоннан ясала. Аны юарга була, ул саргаймый, озак тора. Нигездә, изолон төзелеш эшләрендә, мәсәлән, өйне җылыту өчен кулланыла. Спорт күнегүләре белән шөгыльләнер өчен махсус келәм итеп тә сатыла. Ә менә чәчәк ясау өчен кулланучы төсле, нәзек булганнары бездә сатуда юк. Аларны Светлана Ижевскидан кайтарта икән. Чәчәге зур булгач, сабагы да нык булырга тиеш. Шуңа күрә анысы полипропилен торбадан ясала. 
– Улым әле кечкенә, 1 яшь тә 5 ай гына. Комачауламасын өчен, ул йоклаганда эшлим. Электр эшен ирем башкара. Ныклап тотынсаң, бер чәчәккә бер-ике көн китә. Әлбәттә, вакыт узган саен, кул шомара, матуррак чыга, хәзер розалар гына түгел, лилия чәчәкләрен дә ясыйбыз, – ди Светлана. 

Фотода:  Светлана Гаптулова.
Фотолар С. Гаптулованың шәхси сайтыннан алынды.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев