Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Без һаман бергә

Сөяркәләр темасы - гомерлек. Ирнең - хатынына, хатынның иренә хыянәте гомергә булган, бар һәм булачак. Күпме генә чәйнәсәләр дә ирләр дә, хатыннар да йөрүдән туктамый. Аерма бары тик шунда, кемнәрдер бу турыда мактанып, бар дөньяга шәрран ярып йөрсәләр, яки гомер иткән хатыннарын яшьрәкләргә алыштырсалар, кайберләре гомерләре буена шыпырт кына «уҗым»га...

Сөяркәләр темасы - гомерлек. Ирнең - хатынына, хатынның иренә хыянәте гомергә булган, бар һәм булачак.
Күпме генә чәйнәсәләр дә ирләр дә, хатыннар да йөрүдән туктамый. Аерма бары тик шунда, кемнәрдер бу турыда мактанып, бар дөньяга шәрран ярып йөрсәләр, яки гомер иткән хатыннарын яшьрәкләргә алыштырсалар, кайберләре гомерләре буена шыпырт кына «уҗым»га йөри. Мондыйлары инде беркемдә дә шик тудырмый. Тик «тымызык күлнең төбе кортлы» диләр шул.
Без сөяркәм белән менә шулар рәтенә керәбез. Кемнәрнеңдер гаилә стажлары да аның кадәр булмаска мөмкин, ә без 22 ел очрашып йөрибез. Аның - хатыны, минем ирем бар. «Акчасына кызыккансыңдыр» дип авыз ерырга ашыкмагыз. Ул бернинди түрә-мазар да түгел, гади җир кешесе, гомере буе шофер булып эшли. Аннан бер тиен акча да, бүләк-мазар да алганым юк. Яшьрәкне, матурракны тапкансыңдыр дип төрттерүчеләр дә ялгыша, икебез бер яшьтә, чибәрлеге дә юк - гадәти бер ир. Мин үзем дә әлләкем түгел, дөрес, «син матур хатын» дип баштарак бәйләнүче ир-атлар булды, тик аларга җавап кайтара белдем. Бүгенге көндә бар гомеремне заводта зарарлы производствода эшләп, пенсиягә чыктым. Берәр ел ял иткәч, эш табарга исәп. Cөяркәмнең ике кызы бар, миндә дә нәкъ шулай ук. Алар иремнән, анысын төгәл беләм.
Ничек шулай килеп чыкты, сизми дә калдык. Башта үзара сөйләшеп кенә йөри идек, соңрак очраша башладык.
Без сөяркәләр дә, бер үк вакытта чын дуслар да. Мин үзем проблемаларны иремә караганда аңа әйтүне кулайрак күрәм. Ир дигәнем дә начар кеше түгел, тик ул малайлар арасында үскәнгә (алар гаиләдә 5 малай), хатын-кызны аңлап бетерми. Ә сөяркәм эшне ир-ат эшенә, хатын-кызныкына бүлеп тормый. Аның хатынының кер порошогына аллергия булганга, ул керләрне дә гомере буе үзе юа.
Сөяркәм инде ике мәртәбә бабай булды. Оныгын һава суларга алып чыккач миңа күрсәтергә алып килгәндәге күз карашындагы очкыннарны күрсәгез сез!
Шулкадәр вакыт очрашып йөрсәк тә, безнең гаилә әгъзалары бу турыда белми. Үзара кесә телефонынан сөйләшкән юк, «смс»лар да язышмыйбыз. Күрешү урыны да 22 ел буе инде бер - безнең икебезнең уртак бакча. Ул биек койма белән уратып алынган һәм башкаларныкыннан читтә булганга, анда кем кереп, кем чыгып йөрүен тикшереп торучы кызыксынучан күршеләр юк.
Бу хәл күпме дәвам итәр, белгән юк. Безне интим бәйләнешләр генә түгел, ә күзгә күренмәс җепләр бәйли сыман. Моңа кадәр аерылышу турында уйлаган юк иде, хәзер пенсиягә чыккач, бергә авылга кайтып китәргәме дигән уйлар да башка килә. Минем кызлар каршы булмас та, ир дигән кеше кызганыч, аны ничек үзен генә калдырасың...
Гөнаһ икәнен, чит ирләр белән очрашуның зина кылып, аның өчен тәмуг газаплары күрәсемне белеп торсам да, сөяркәмнән баш тарта алмыйм. Бүгенге көн шулай үтә, алдагысын белгән юк...
Лилия З.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев