Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

«Барысын да булдыра алам, барысы да кулымнан килә»

Талантлы җырчы, Каенлы авылының моңлы сандугачы Фәүзия Әхмәтшинаны авылында гына түгел, районыбызда да белмәүчеләр аздыр. Чөнки авылларында гына түгел, район күләмендә үткәрелгән бар чараларда җырлый Фәүзия Госман кызы.

Фәүзия ханым үзе Кызыл Чапчак кызы. Мәктәпне тәмамлагач, туган авылларында бер ел пионервожатый булып эшли. Шунда булачак гомерлек яры белән очрашып, аңа кияүгә чыга. «Энә кайда — җеп шунда» дигәндәй, ире белән дөнья гизеп, Түбән Кама якларына әйләнеп кайта. Шәһәрдә балалар бакчасында яхшы гына эшләп йөргәндә, Фәүзия апаның сәламәтлеге буенча авылга кайтырга туры килә гаиләгә. Менә шулай итеп, Каенлы авылына кайтып төпләнәләр алар. Җырга-моңга гашыйк Фәүзия Әхмәтшина мәдәният йортына эшкә керә. Читтән торып югары белем ала тырыш ханым. Балачак хыялы — сәнгать дөньясына чума. Нинди генә чаралар үткәрми! Һәр бәйрәмне үзенчәлекле итеп оештыра белә ул. Әлбәттә, авыл халкы да аның һәр башлангычын күтәреп ала. 

Инде шактый еллар узса да, Каенлы авылы мәдәният йорты районыбызда иң активларның берсе саналуында Фәүзия апаның роле бәяләп бетергесез. Гаиләдә тыныч булса, хатынкыз таулар күчерә ала. Кайбер ирләр сәнгать кешеләрен, эш дип янып йөрүчеләрне өнәп бетермиләр бит. Ә Фәүзия апа ул яктан бик бәхетле — ире Минхәт абый һәр эштә терәк-таянычы, ярдәмчесе була аның. Кызганыч, узган ел Фәүзия апа ялгыз кала. 

1982 елдан Каенлы авылының мәдәният йорты директоры, 2021 елдан режиссер-куючы булып эшли ул. Гомеренең 46 елын сәнгатькә багышлаган Фәүзия Әхмәтшина — бик күп кичәләрнең, бәйрәмнәрнең һәм очрашуларның сценарий авторы, режиссеры. Ул җитәкләгән «Тамаша» халык театры тамашачыларга «Гайфи бабай, өйлән давай» (Г. Зәйнәшева), «Кызыма килер йөз кеше» (Х.Ибраһимов), «Язмыш» (Д.Салихов) спектакльләре аша танылу алды. Боларга өстәп, башкалабыз Казанда да спектакль куюларын әйтеп китү урынлы булыр. Ф. Әхмәтшина «Иң яхшы хатынкыз роле» номинациясендә җиңүче дә була әле. 

Халкыбызның милли мәдәни мирасы булган, соңгы елларда онытыла барган бәйрәмнәрне яңадан халыкка чыгару өстендә дә күп хезмәт куя Фәүзия Госман кызы. «Сөмбелә», «Кунаклашу», «Орчык өмәсе» бәйрәмнәре әнә шундыйлардан. Әле алай гына түгел, «Хатирә» дип аталучы фольклор коллективның да алмаштыргысыз җитәкчесе ул. Һәм әлбәттә инде, районыбызда ел саен үткәрелеп килүче үзешчән сәнгать фестиваленең призлы урыннарын яулый әлеге коллектив. 

Республика буенча үткәрелеп килүче «Һәр авылга — үрнәк мәдәният учреждениесе» конкурсларында да алдынгы урыннардан төшми ул җитәкләгән мәдәният йорты. Әле алай гына да түгел, 2004 елда «Мәдәният йортларының иң яхшы директоры» республика конкурсында Фәүзия Госмановна «Иң яхшы директор» номинациясендә Гран-прига лаек була. 

Төп эшеннән тыш җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша Фәүзия ханым. Ел саен оештырылып килүче «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясендә катнаша, Каенлы мәктәбе укучылары өчен уку кирәк-яраклары җыюда булыша. Фәүзия Госман кызы ярдәмендә махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгән ирегетләребезгә ике тапкыр гуманитар ярдәм җибәрелә. 

Озак еллар нәтиҗәле һәм тырыш хезмәте өчен ул төрле дәрәҗәдәге күп кенә Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Ә иң зурысы һәм иң кадерлесе 1991 елда «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» исеменә лаек булудыр, мөгаен. 

Мактаулы дәрәҗәләренә, лаеклы хезмәтләренә өстәп Фәүзия Госман кызының кул эшләренә оста булуы хакында да язып китү урынлы булыр. Түбән Кама шәһәре Сабантуйларында ул чиккән сөлгеләр мәйдан тота, алда телгә алынган «Хатирә» фольклор коллективы кызларының билләрендә аның куллары белән чиккән алъяпкычлар. 

Ф. Әхмәтшина уллары Салават белән Саматның кадерле һәм хөрмәт иткән әниләре, өч оныкның яраткан дәү әнисе. Әле соңгы көннәрдә бик сөенечле мәшәкать белән йөргән көннәре икән. Анысы әлегә сер булып калсын. Фәүзия апага без сәламәтлек, яңадан-яңа иҗади үрләр яулавын телибез, тагын күп еллар чыгышлары белән сөендерергә язсын.

Фото шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев