Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Ананас кебек ташкабак

Бакчаларда күпләп яшелчәләр өлгергән чор. Аларны кая куеп, ничек эшкәртеп бетерергә дип, һәр хуҗабикә баш вата. Аеруча ташкабакларга сан юк. Сез аларны менә шушы рецепт белән ясап карагыз әле.

2 килограмм ташкабак, 700 миллилитр ананас согы, бер чәй калагы лимон кислотасы, чеметем генә ванилин, бер стакан шикәр комы кирәк булачак.

Ташкабакларны орлыкларыннан һәм кабыгыннан чистартып, үзегез теләгәнчә боҗралап яки шакмаклап турагыз.

Шуңа бар әйберләрне дә кушып болгатасы да, кайнатырга куясы. Кайнап чыккач, салмак утта 15 минут кайнатыгыз.

Кайнар килеш стерильләштергән банкаларга тутырып, калай капкачлар белән каплыйсы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев