Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

«Җан җылысы җитми кешегә»

Ак халатлы табибә Зәкия Илдар кызы Вәлиуллина да балачактан ук үзен шушы изге эшкә – кешеләр сәламәтлеген кайгыртуга багышлыйм, дип сүз бирә.

Табиб һөнәре – дөньяда иң кирәкле, иң җаваплы, тынгысыз һөнәрләрнең берсе. Күбебез авырган очракта могҗизалар өмет итеп аларга мөрәҗәгать итәбез. Безнең сәламәтлегебез табиб кулында. Авыруларның ихтирамын һәм ышанычын яулау өчен табибларга, белемен, һөнәри осталыгын җигеп авыруны аякка бастырырга тырышырга туры килә.

Зәкия Вәлиуллина балачак хыялына тугры калып, медицина уку йортында белем алып, участок табибы булып эшли башлый. Күп кенә кешеләр авырып киткәч уколлар, таблеткаларга гына түгел, ә дәвалаучы табибның җылы сүзенә, игътибарына мохтаҗ була. Кояштай ачык йөзле, җылы сүзле, сабыр, белемле, игелекле табибә Зәкия Вәлиуллина моны истә тотып, авыруларга тәмле телен кызганмый. Аларның зарларын игътибар белән тыңлый, кирәк булса, вакыт белән санлашмый, авыруларны дәвалыйм дип, бар көчен биреп эшли. Табибә ханымда дәвалану узган авыруларның олысыяше Зәкия Илдар кызына бик рәхмәтле. Сер түгел, бүген табиблар иңнәренә күп вазыйфалар йөкләнгән. Авыруларны дәвалаудан тыш, алар шактый кәгазь тутырырга мәҗбүр. Бу язу-сызу мәшәкатьләре күп кенә вакытны ала.

Менә шулай яхшы гына хезмәт куйганда яшь, белемле табибәне җитәкчеләр күреп алып, Казанга укырга җибәрә. Анда биш ай укып, Зәкия Илдар кызы яңа һөнәр үзләштерә. Табиб-физиотерапевт булып, кешеләрне дәвалау эшен дәвам итәргә шәһәребезгә әйләнеп кайта.

Кеше кайда гына эшләсә дә, нинди генә һөнәр алса да мәрхәмәтле, игелекле булып кала белсен иде. Бу теләк табибларга гына түгел, ә халык белән эшләүче барча һөнәр ияләренә кагыла.

Нәрсә җитми бу җанга диеп сорыйсыз?

Тип йөрәгем бер дә сүрелмә.

Кул күтәреп дога кыл син бүген,

Җан җылысы җитми кешегә...

Корбан Галиев

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев