Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Афәрин!

Журналистлар да бәйрәм итәргә хаклы

19 майда «Бәллүр каләм» бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр.

19 майда, Татарстан Матбугат көне уңаеннан, Казан шәһәренең Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында Татарстан Республикасының журналистика һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендә XXVIII «Бәллүр каләм» бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр. 

Шул ук көнне башта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре белән очрашты. Мондый очрашулар ел саен кабатланып, күркәм традициягә әверелде инде. Матбугат көне уңаеннан, шулай ук, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге җыелышы, федераль экспертлар семинары узды. 

Журналистларның һөнәри бәйрәме «Бәллүр каләм» республика журналистлар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Быел бу бәйгегә барлыгы 144 гариза һәм 1,5 меңнән артык эш кергән. Җиңүчеләрне 14 номинациядә билгеләгәннәр. 

Әлеге тантанада Түбән Камадан НТР журналистлары да катнашты. Шунысы куанычлы, «Түбән Кама-информ» мәгълүмат үзәге «Татарстан Республикасында илкүләм проектларны яктырту буенча иң яхшы гаммәви мәгълүмат чарасы» номинациясендә җиңү яулады. Номинациядә җиңү турындагы Дипломны «Татмедиа» АҖ филиалы «Түбән Кама-информ» җитәкчесе Алёна Дёмина кабул итеп алды. 

Һәр номинация җиңүчесенә акчалата премия һәм Диплом тапшырдылар. Быел Гран-при өчен билгеләнгән Lada Granta автомобиленә журналист, язучы, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны, журналистлар берлеге әгъзасы, 98 яшьлек Александр Малов лаек булды. Машина ачкычын аңа ТР Премьер-министры Алексей Песошин тапшырды. 

Бәйрәм бүләкләр тапшыру белән генә чикләнмәде, әлбәттә. Бу республиканың төрле төбәкләреннән килгән журналистларга үзара аралашу өчен сәбәп тә иде. Җанлы әңгәмәләр, фикер алышулар, алдынгы эш тәҗрибәләре белән уртаклашу өчен моннан да зуррак мөмкинлек була да алмыйдыр. Шулай итеп, журналистларның һөнәри бәйрәме файдалы һәм эшлекле шартларда узды.

1 нче фото: «Түбән Кама—информ» җитәкчесе А. Дёминага бүләк тапшыру вакыты. / Фото tatar-inform. ru. сайтыннан.

2 нче фото: НТРның татар телевидениесе журналистлары Г. Нигъмәтуллина (сулда) һәм А. Вәлиева. / Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев