Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Журналистика ветераны бүген дә алгы сафта

Виктор Шадрин шәһәребездә яшәвенең беренче көннәреннән бирле Түбән Каманың иҗтимагый тормышында актив катнаша.

Халкыбызның, «бер булганнан бар да була», дигән әйтеме бар. Бу сүзләр Түбән Камада гына түгел, республика күләмендә танылган журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Виктор Борисович Шадрин турында әйтелгән кебек. 

Моннан кырык ел элек аны, Балтач район газетасында эшләгән җиреннән, Түбән Кама җитәкчелеге шәһәребезгә күченеп килергә чакыра. Виктор Шадрин башта — «Ленин нурлары», аннан «Туган як» газеталарына җитәкчелек итеп, Түбән Каманың татар матбугатын үстерүгә күп көч куйды. «Туган як» республиканың иң яхшы шәһәр-район газеталарының берсенә әйләнде, күп һөнәри конкурсларда җиңде. Газетада эшләү белән беррәттән, ул әле шәһәрнең татар телендәге беренче телевидение тапшыруларын алып баручы да булды. 

Редакциядән лаеклы ялга китүе белән, без аны бер көн дә ял иттермичә диярлек, «Шинник» спорт комплексына эшкә чакырдык, чөнки Виктор Борисович — безнең коллектив өчен күптәннән үз кеше, спорт дөньясы белән яхшы таныш булган бик кирәкле белгеч. Журналист эшчәнлегеннән дә аерылганы юк, бер-бер артлы китаплар да язып чыгара. Инде менә дүрт дистә ел дәвамында — Түбән Кама Сабантуйларының алыштыргысыз спорт комментаторы, бу вазифаны күп мәртәбә Федераль һәм Бөтенроссия авыл Сабантуйларында да башкарды, Данил Галиев истәлегенә багышланган көрәш турнирларының да аннан башка узганы юк. 

Гомумән, Виктор Шадрин шәһәребездә яшәвенең беренче көннәреннән бирле Түбән Каманың иҗтимагый тормышында актив катнаша. Заманында ул Түбән Камага килгән туристлар һәм башка кунаклар өчен шәһәр буйлап ике телдә экскурсияләр үткәрүче бердәнбер экскурсовод иде. Даны еракларга таралган «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль кичәләрен алып баручы да булды. Җәмәгать вазифалары бүген дә күп: Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге активистларының берсе буларак, туган телебезне, борынгыдан килгән рухи хәзинәләрне саклап, яшь буынга тапшыру өчен тырышучыларның алгы сафында. Керәшен карендәшләребезнең мәдәни-этнографик җәмгыятен о ештыру чыларның б ер се булды һәм бүген дә аларның эшчәнлегендә актив катнаша. Ул әле Түбән Кама көрәш федерациясенең президиум әгъзасы да, милли көрәшебезне пропагандалау буенча зур эш алып бара.

«Итекченең — итеге, читекченең читеге юк», дигән әйтемне сезнең дә ишеткәнегез бардыр. Журналист халкы гомер буе башкалар турында яза, ә үзләре турында язылганны укыганым юк. Менә шуңа күрә үземнең хөрмәтле дустым, хезмәттәшем турында, үзе шактый гомерен багышлаган "Туган як«ка язарга булдым. Виктор Борисович моңа, һичшиксез, лаек. 

Рөстәм Ганиев, «Шинник» спорт комплексы директоры, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе, Татарстанның һәм Россиянең атказанган физик культура хезмәткәре

Фотода: Виктор Шадрин. 
Фирая Моратова фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев