Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Хатын-кыз — гаилә терәге

«Нечкәбил» хатын-кызлар республикакүләм бәйгесе быел 18 нче мәртәбә үткәрелде.

Финалга үтүчеләр арасында шәһәрдәшебез Гөлназ Куканос-Кашаева булу безнең өчен зур сөенеч. Гөлназ жюри әгъзаларын моңлы тавышы белән таң калдырып, «Моңлы сандугач» номинациясендә җиңү яулады.

Ә сандугач, үзегез беләсез, иң матур, иң моңлы тавышлы җырчы кош. Гөлназыбызны сандугачка тиңләүләре юкка түгел. Чөнки шәһәрдәшләребез аны җырчы һәм күп кенә зур, мәртәбәле чараларны алып баручы итеп белә. Без, Гөлназдан бу бәйге хакында булган уйкичерешләре хакында белештек. 

Май башларында ук, бу бәйге хакында мәгълүмат килүгә, шәһәрдәге һәр идарә үзенең иң лаеклы дип санаган гүзәл затын шәһәр данын якларга тәкъдим итә. Ә мәдәният идарәсе, кандидат итеп, Гөлназны күрсәтә Чөнки аның башлаган һәр эшен җиренә җиткереп башкаручы икәнен һәм осталыгын беләләр, аңа ышаналар.

Гөлназның бу ярышта катнашачагын ишеткәч, без дә аның финалга узачагына һәм җиңүчеләр арасында булачагына аз гына да шикләнмәдек. «Бу бәйге безнең гаиләбез өчен зур сынау булды. Без биредә ирем Володя белән берберебезне яңа яктан ачтык, яңадан берберебезгә гашыйк булдык дисәм дә була. Кызларыбыз да теләктәшлек күрсәтеп, гаиләбезнең нык булуын тагын бер кат расладык», — ди Гөлназ ханым. 

Әле республика күләмендә булган дәрәҗәле бәйгедә катнашачакбыз дигәч, ире Володя башта каршы төшә. Беренчедән ул, сәхнә кешесе түгел, икенчедән төп эше күп вакытны ала, яллары юк диярлек. «Төбәк этабында гына катнашып карыйбыз», — дигәч кенә ризалаша ул. Инде төбәк этабында, чирек финалда, ярым финалда да җиңүчеләр рәтендә булгач ризалашып, финалга тагын да зур көч белән әзерләнәләр. Бәйге барлыгы җиде ай бара. Төбәк этабында республиканың 42 районыннан килгән гаилә булса, ярымфиналга шуның 38е үтә, ә финалга инде бары 12 гаилә уза. 

Алда язганымча, «Нечкәбил» бәйгесенең дәрәҗәсе бик югары. Анда эшмәкәр ханымнар да, күпбалалы гаиләләр дә катнаша. «Без анда төрле гаиләләр белән таныштык. Баштагы мәлдә, үзебезне сынап кына карыйбыз, дигән идек. Финалга ук барып җиттек», — ди Гөлназ. — Балаларым, ирем белән бергәләп бик зур эш башкардык. Җюри әгъзаларының катнашучыларга таләпләре бик зурдан иде. Аларның биремнәрен лаеклы үти алганыбыз өчен ирем, балаларым белән мин хаклы рәвештә горурланам«, — ди ул. 

Куканослар гаиләсенә теләктәшлек белдерергә, рухи ярдәм күрсәтергә Казанда яшәүче дус гаиләләре дә килә. Алар инде Гөлназны сәхнәләрдә күреп белә, ә менә Володяның сәхнәгә беренче мәртәбә генә аяк басуына карамастан үзүзен тотуына гаҗәпләнеп һәм шаккатып алкышлыйлар. 

Мондый дәрәҗәле гаилә бәйгеләре республикабызда күп түгел. «Нечкәбил» инде 18 ел рәттән республикабызның иң тәртипле, уңган, булган гүзәл затларын ачыклауда зур эш алып бара. Аның сыналган дәрәҗәле режиссерлары, алып баручылары, республикабызның йөзек кашы булган ханымнардан торган жюри әгъзалары бар.

Гөлназ Куканос бу бәйгедә чыгыш ясавы һәм җиңүчеләр рәтендә булуына бик сөенә, үзенә күрсәткән ышанычны аклавы белән горурлануын яшерми. «Мине бу бәйгегә барырга кыстаучы, безнең гаиләнең көченә ышанган кешеләргә: Гүзәл Мөхәррәм кызы Мөбәракшинага, Люзия Фәйзрахман кызы Хөснуллинага, Айзат Гамир улы Мәхмүтовка, Ренат Райхат улы Сибгатуллинга, «Нардуган» ансамбленә, хезмәттәшләремә рәхмәтләрем чиксез», — ди ул. 

"Бу бәйгедән соң минем үз-үземә ышанычым артты. Биредә катнашкан гаиләләрнең күбесе белән якыннан аралаштык һәм дус булып аерылыштык. Минем иңнәремә канатлар үскән кебек булды. Хатын-кызлар өчен үзебездә берәр тапшыру оештыру нияте бар. Түбән Кама хатын-кызларын берләштерүче, бергә җыючы ярыш оештырырга исәбем. Аны нинди формада үткәрергә икәнен күз алдыма да китерәм инде. Шәһәрдәш хатын-кызларны "нечкәбилле"ләр кебек бердәм, тату итеп оештырасым килә«, — дип киләчәккә хыяллары белән уртаклашты ул. 

Әйе, безнең татар хатыннары алар Абдулла Алишның «Нечкәбил» әкияте герое кебек тырышлар, уңганнар. Гаиләне дә җыеп, тотып торалар, җәмәгать эшләрендә дә актив катнашалар. Гүзәл затларыбыз гомергә гаилә учагы җылысын саклаучы, иренә терәк булучы акыллы, гүзәл ханымнар булганнар. 

Гөлназ ханымны, аның гаиләсен зур җиңүләре белән котлыйбыз һәм аның уй-хыялларының чынга ашуын телибез. Ә кем инде үз-үзенә, үзенең көченә ышанмый, авырлыклар алдында югалып кала икән, аңа Гөлназ Куканос кебек тырыш булырга, үз сүзендә тора белергә киңәш итәбез.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев