Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

«Үзенчәлекле күргәзмә күпләрне сокландырды»

Казан шәһәрендә ТР һәм РФ атказанган архитекторы Фирдәвис Хановның архитектура өлкәсендәге хезмәтләренә багышланган шәхси күргәзмәсе узды.

Казан шәһәрендәге Г.Тукай әдәби музеенда шәһәрдәшебез, Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган архитекторы, Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины Фирдәвис Хановның архитектура өлкәсендәге хезмәтләренә багышланган шәхси күргәзмәсе узды. 

Бу күргәзмә, беренчедән, Фирдәвис Гайнетҗан улының архитектура өлкәсендә 45 ел эшләгән, иҗат иткән тормыш юлын чагылдыру булса, шул ук вакытта, аны Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим итү уңаеннан, ул эшләгән күркәм проектларны халыкка җиткерү өчен оештырылды. Ә болай, авторның Түбән Кама шәһәрендә баш архитектор, администрациянең архитектура идарәсе начальнигы булып эшләгән дәверендә иҗат иткән гомуми эшләре — 60 тан артык объект. 

Архитектор үз кулы аша узган проектларны милли яктан «безнеке, татарныкы» дип әйтерлек итеп ясарга тырышкан. Әлбәттә, аларны гамәлгә ашырыр өчен, җитәкчелеккә җаен китереп аңлатырга, уңай чишелеш табарга туры килгән. 

Татарстанда беренче Җәмигъ мәчете буларак 2006 елда Түбән Кама уртасында ачылган 61 метр биеклектәге манаралы, ике заллы, ике катлы мәчет тә Хановның иҗат җимеше. Татарның бөек шагыйренә — горурлыгыбыз булган Г.Тукайга — багышлап 2015 елда «Парклар һәм скверлар» программасы кысаларында шәһәребезнең тарихи урынында төзелгән әкиятләр паркы 3,5 гектар мәйданны били. Анда сынчылар иҗат иткән әкият геройлары: Су анасы белән качып торучы малай, Әби белән онык, Малай белән Көчек, Шүрәле, Былтыр, Кыз белән Күбәләк, Кәҗә белән Сарык сыннары, милли бизәкләр төшерелгән балалар спорт һәм ял мәйданчыклары, фонтан яктырткычлар һ.б. бар. 

Паркка керү урынында Г.Тукай һәйкәле, аның артында зур — 11 метр биеклектә — Ләлә чәчәге стилендә ясалган керү аркасы әллә каян «безнеке, татарныкы» дип тора. Бу парк проекты халыкара конкурста диплом алды. 

2016 елда шәһәребез янындагы Кызыл Чишмә бистәсендә Изге чишмә комплексын реконструкцияләү проекты һәм үтәлеше белән архитектор Ф.Ханов борынгы Болгар дәүләтенең мөселманнар яшәгән шушы изге җиренә җан өрдереп, халыкара конкурста бронза медаль алып кайтты.

Шулай ук шәһәребезнең Кама яр буе үзгәртеп корылды: причал яңартылды, заманча төзелгән, барлык уңайлыклары булган, халык бик яратып ял итә торган пляж барлыкка килде. 

Сухрау авылындагы «Миләшкәем» паркы байтак шәһәрләргә үрнәк булырдай үзенчәлеккә ия. 2005 елда төзеп тапшырылган «Сабан туе» комплексы да барлык шундый комплекслардан үзенең кешеләргә уңайлыгы белән аерылып тора: 8 мең кеше сыярлык трибунадан барлык бәйрәм мизгелләре — ипподромда атлар чабышы, көрәш, концертлар, төрле уеннар барышы, сәүдә рәтләре, "пятачок«лар һ.б. уч төбендә кебек күренә.

Машина кую урыны да юл аркылы гына, автобуслар да кешеләрне Мәйдан янына кадәр китереп, кире шәһәргә китә. Тагын шул ягы да уңайлы: урманны, тауны кисеп, амфитеатраль корылма булдырылды, тау яссылыгын «эшкә җигеп», төрле яссылыктан трибунага керерлек итеп ясалды! Милли формада һәм милли орнаментлар бөтен Мәйдан комплексын бизәп тора, бәйрәмгә миллилек өсти.

Бу эшләрдән башка Г.Тукай музеенда Түбән Камадагы «Нур» мәчете һәм берничә төрле башка макетлар, Ф.Хановның шушы эшләр белән төрле конкурсларда алган дипломнары, эшчәнлегенә кагылган автобиографик китаплары куелган иде. 

Күргәзмәне ачу тантанасы бик шатлыклы, бәйрәм атмосферасында узды. Килгән кунаклар башта күргәзмә белән таныштылар, үзара аралаштылар, фикер алыштылар. Чараны ТНВ телевидениесе исеменнән килгән Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева төркеме төшереп барды.

Фирдәвис Ханов күргәзмәнең ни өчен бу музейда оештырылуын, нәрсәгә багышланган булуын, нинди объект проектлары һәм аларның кайчан төзелгәнлеге, үзенчәлекләре турында кыскача гына чыгыш ясады. 

Чак кына, форматында, Флер Гайнемөхәммәтов һәм аның кызы Иркә тальянда һәм курайда уйнап тордылар. Соңыннан киңәшмәләр залында фикер алышулар башланды. Ул киңәшмәне музей директоры Гүзәл Төхвәтова шаян сүзләр кыстырып, һәр кешене матур гына сәхнәгә чыгарып, бик җиңел алып барды. Башта Разил Вәлиев, аннары "Минстрой«дан Валерий Хәмитов, Түбән Кама исеменнән Хәмзә Баһманов, Тукай премиясе лауреаты, рәссам, тарихчы, сәнгать белгече Розалина Шаһиева, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма директоры урынбасары Разил Зиннәтов, Татарстанның халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗев бик матур чыгыш ясап, номинантны төрле яклап ачарга тырыштылар. 

Аларның чыгышлары Лилия Муллагалиева , Флюр Гайнемөхәммәтов һәм Иркәнең концерт чыгышлары белән үрелеп барды. Килгән тамашачылар, якташлар, туганнар, хезмәттәшләр бу кичәдән күтәренке күңел белән, зур рухи азык алып кайтып киттеләр. Икенче көнне үк ТНВ каналындагы «Хәбәрләр» тапшыруында бу чара мизгелләре бөтен халкыбызга күрсәтелде, Түбән Кама шәһәре тагын бер мәртәбә яхшы яктан үзен танытты. 

РЕДАКЦИЯДӘН: Шәһәрдәшебез Фирдәвис Хановка Г.Тукай исемендәге премияне 26 апрельдә Казанның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узган Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулуга багышланган тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Афәрин, Фирдәвис Гайнетҗанович! Сез бу мәртәбәле бүләккә лаек!
Фото шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев