Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Уңышлы язмасы өчен...

1-19 февраль көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы, «Татарлар» газетасы белән берлектә, «Солдат альбомы-2023» конкурсы игълан иткән иде.

21 мартта Казанда Бөтендөнья татар конгрессы бинасында әлеге конкурска йомгак ясалды, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. 

Бәйге ике номинациядә үтте. Анда катнашучылар махсус хәрби операциядәге солдатларга хат яздылар һәм 10-15 яшьлек балалар, яшүсмерләр рәсем-открытка ясады. 

Шунысы куанычлы: әлеге конкурста «Туган як» хәбәрчесе Илһамия Фазыл кызы Гаффарова да катнашкан иде. Аңа «туган җиребезгә, Ватаныбызга булган җылы хисләрен чагылдырган уңышлы язмасы өчен» ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Соңыннан мәгълүм булганча «Солдат альбомы-2023» конкурсына барлыгы 235 эш килгән. Анда Татарстанның бик күп районнарыннан һәм Россия төбәкләреннән — Башкортстан, Чувашия республикалары, Ульяновск, Самара, Оренбург, Киров, Омск, Төмән өлкәләре, шулай ук Пермь краенда яшәүче милләттәшләребез актив катнашкан. Нәтиҗәдә, жюри иң кызыклы 23 эшне сайлап алган.

Фото шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X