Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Түбәнкамалылар мобилизацияләнгән ир-атларга 300 пар оекбаш җибәргән

Түбән Камада Менделеев урамының 26 нчы йортында яшәүчеләр янә читтә калмыйча мобилизацияләнгәннәргә ярдәм җыюны дәвам итә.

Бу юлы алар хәрбиләргә 15 мең сум, 300 пар җылы оекбаш һәм 3 килограмм татлы ризык җибәргән. 

«Һәрвакыттагыча 15 меңне тиз арада җыйдык һәм 300 пар җылы, сыйфатлы оекбаш, 3 килограмм тәмле шоколадлы кәнфитләр сатып алдык, матур итеп тартмаларга җыеп, кадерле егетләребезгә җибәрдек. Алар һәрвакыт безнең чын күңелдән яратуыбызны тоеп яшәсеннәр, без аларның өйгә тизрәк җиңү белән кайтуларын көтәбез» – дип яза йорт буенча өлкән Фәридә Нигъмәтҗанова «ВКонтакте» битендә.

Бу битараф булмаган шәһәр халкының якташларына ярдәмне беренче тапкыр җыюы түгел инде. Элегрәк йортта яшәүчеләр мобилизацияләнгәннәргә 78 мең сум акча җыйган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев