Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Түбәнкамалылар «Мин — мәктәп укучысы» республика конкурсында 22 урынның алтысын алды

Бөтен республикадан ун меңнән артык өлкән сыйныф укучысы җиңүче исеме өчен көч сынашты.

Казанда «Мин — мәктәп укучысы» мобиль кушымтасында юл хәрәкәте иминлеге буенча республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурс Татарстан Республикасы гомуми белем мәктәпләре укучыларының игътибарын юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләренә җәлеп итүгә, шулай ук юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен пропагандалауга юнәлдерелгән.

Бөтен республикадан ун меңнән артык өлкән сыйныф укучысы җиңүче исеме өчен көч сынашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча 7-8 һәм 9-11 сыйныф укучылары арасында 22 җиңүче билгеләнде. Түбәнкамалылар алты урын алды:

2 урын — Самир Хәкимов, «Адымнар — Түбән Кама»;
4 урын — Альфар Кямяков, «Адымнар — Түбән Кама»;
6 урын — Константин Баранов, 16 нчы мәктәп;
7 урын — Лилиана Мөхәммәтгалиева, 27нче мәктәп;
9 урын — Самат Кәлимуллин, 35нче лицей;
10 урын — София Сычева, 35 нче лицей.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев