Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Түбәнкамалылар «Мәктәп экопатруле» конкурсында иң яхшыларның берсе булды

Быел конкурска 3 262 гариза килгән.

Татарстанда «Мәктәп экопатруле» республика конкурсына йомгак ясалды. Бу хакта ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел конкурска 3 262 гариза килгән, әмма министрлыкта билгеләп үтүләренчә, бер катнашучы берничә гариза җибәрә алган. Мәсәлән, катнашучылар арасында 300 гариза җибәрүчеләр дә булган.

Конкурс нәтиҗәләре буенча 50дән артык җиңүче бүләк алды. Бүләкләр арасында телефоннар, ноутбуклар, велосипедлар, фотоаппаратлар һәм телескоплар бар. Казан, Түбән Кама һәм Сарман районы укучылары иң актив булган.

Моңа кадәр без Түбән Кама районы балалар китапханәсе Татарстанда иң яхшысы булды, дип язган идек. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев