Түбәнкамалылар мәдәният хезмәткәрләре конкурсында җиңүче булды
Татарстанда мәдәният учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләре өчен грантлар конкурсына йомгак ясалды.
Конкурска һөнәри күнекмәләрен үстерергә һәм республиканың мәдәни тормышына өлеш кертергә омтылучы белгечләрдән 109 гариза кергән.
Түбән Камадан мәдәни өлкәнең төрле юнәлешләре вәкилләре җиңүче булды. «Иң яхшы җитәкче» номинациясендә «Халык иҗаты йорты» директоры Илнур Сәгыйтов җиңү яулады.
«Таяныч һәм авторитет» номинациясендә шәһәр китапханәсе-1 нче филиал мөдире Елизавета Сибгатуллина иң яхшысы дип танылды.
«Перспектива» номинациясендә Түбән Кама районының Үзәкләштерелгән китапханә системасы рәссамы Регина Ибраһимова җиңде.
Грантлар конкурсы Татарстанның мәдәни тормышын үстерүгә сизелерлек өлеш керткән талантлы мәдәният хезмәткәрләренә ярдәм итү һәм бүләкләү максатында үткәрелә. Җиңүчеләр үзләренең һөнәри проектларын гамәлгә ашыру һәм алга таба үсеш өчен финанс ярдәме алачак.
Фото: me/moynizhnekamsk
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев