Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Түбәнкамалылар көче белән...

Шәһәрдәшләребез «Ярдәм янәшә! республика складына барлыгы 1,5 тонна азык-төлек китергәннәр.

Тартмаларда иң кирәкле әйберләр – ит консервалары, ярма, макарон, куертылган сөт, кипкән җиләк-җимеш, чәй һәм татлы ризыклар тупланган. Тиздән алар мобилизацияләнгән түбәнкамалыларга, шулай ук Луганск Халык Республикасының Лисичанск шәһәрендә яшәүчеләргә җибәреләчәк.

Азык-төлек түбәнкамалылар көче белән җыелган. Алар шулай ук гуманитар ярдәм күрсәтү пунктларына киемнәр, гигиена һәм көнкүреш әйберләре, медицина товарлары алып килә. Пунктларның адреслары һәм эш графигы добро-нк.рф сайтында урнаштырылган.

 Бу хакта Түбән Кама муниципаль районының рәсми сайтында хәбәр ителә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев