Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Афәрин!

Түбәнкамалылар «Экология — һәркем эше» халыкара премиясе лауреатлары булды

Арсений Заводчиков «Экопроект» номинациясендә икенче урынны алды.

Түбән Камада яшәүчеләр Росприроднадзорның «Экология — һәркемнең эше» халыкара премиясе җиңүчеләре һәм призерлары булды.

Арсений Заводчиков «Экопроект» номинациясендә икенче урынны алды. Ул «Скамейка-поезд» дип аталган үз эшләнмәсен тәкъдим итте — бу рельслар буенча хәрәкәт итә ала торган парк эскәмиясе.

Махсус бүләкләрне «Экомакраме» иҗади эше белән 8 яшьлек Карина Агашкина, «Червеферма» белән 7 яшьлек Марат Гасимов, «Торак йорт төзелеше системасында автоматлаштырылган чүп үткәргеч» инженер-техник проекты белән 18 яшьлек Яна Никитина, мәктәп экосукмагы проекты белән 17 яшьлек Дарья Почкалина, «Безнең диңгезне коткарабыз!» мультфильмы белән 13 яшьлек Рената Коровина алдылар.

Моннан тыш, 27 нче микрорайондагы променадны яшелләндергән өчен «ТАИФ-НК» оешмасын һәм «Синичкин день» акциясе өчен 70 нче балалар бакчасын махсус призлар белән бүләкләделәр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев