Түбәнкамалылар бокс буенча ТР беренчелегендә өч алтын медаль яулады
Түбән Кама командасы әлеге ярышларда мөмкин булган 13 алтын медальнең 3сен алды.
Казанда 13-14 яшьлек егетләр арасында бокс буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. «Канал комментатора» язганча, түбәнкамалылар өч алтын медаль яулады.
«Спарта» бокс клубы вәкиле Низам Таҗиев — 66 кг, Илмир Мөхәммәтдинов — 48 кг, Ратмир Шакиров 46 кг авырлык категориясендә иң яхшылар исеменә лаек булды.
Түбән Кама командасы әлеге ярышларда мөмкин булган 13 алтын медальнең 3сен алды.
Өчесе дә Татарстан Республикасы яшүсмерләр җыелма командасы составына эләкте. Әлеге җыелма команда февральдә Ижауда үтәчәк Идел буе федераль округы беренчелегендә катнашачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев