Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Түбәнкамалылар «Без бергә» республика фестивалендә бүләкләр яулады

Анда 150ләп солист, ике йөз иҗат коллективы һәм меңнән артык декоратив-кулланма иҗат әйберләре катнашты.

Казанда «Без бергә» Республика балалар халык иҗаты фестивале җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Анда 150ләп солист, ике йөз иҗат коллективы һәм меңнән артык декоратив-кулланма иҗат әйберләре катнашты.

Фестиваль Казан дәүләт мәдәният институтында зур гала-концерт һәм декоратив-кулланма иҗат күргәзмәсе белән тәмамланды.

Югары конкуренциягә карамастан, Түбән Кама вәкилләре туган шәһәрләренә беренче урыннарны алып кайта алдылар:

  • «Халык вокалы» номинациясендә — 29 нчы мәктәп укучысы Ариана Кадыйрова;
  • «Хореография» номинациясендә — Татарстан кадет корпусының «Золотые погоны» бию коллективы;
  • «Вокаль ансамбль» номинациясендә — 32 нче гимназиянең «Забавушка» фольклор ансамбле;
  • «Крылья творчества» номинациясендә «Тамчылар» балалар сәнгать мәктәбенең «Мизгел» вокаль ансамбле.

Моннан тыш, Түбән Кама районы «Иң яхшы күргәзмә экспозициясе» номинациясендә икенче дәрәҗә лауреат булды.

Шулай ук «Осталар династиясе» номинациясендә «Радуга» балалар иҗаты үзәген тәкъдим итүче Бурмистровлар династиясе һәм «Илдус Харисович Садыков исемендәге балалар һәм яшьләр иҗаты сарае»н тәкъдим итүче Низамовлар династиясе лауреат исемен яулады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев