Түбәнкамалылар ат спорты туризмы буенча ярышларда призер булдылар
Спорт чарасы 1 мартта Чаллыда узды.
«Актай» спорт мәктәбенең Түбән Кама спортчылары ат спорты туризмы буенча ярышларда призерлар булдылар.
Спорт чарасы 1 мартта Чаллыда узды. Җайдакларга катлаулы техник этапларны үтәргә кирәк иде: лабиринт, туктату, «змейка», калкулык һәм чокырлар, аллюрны контрольдә тоту, куаклар аша сикерү һәм башкалар.
Ярыш нәтиҗәләре буенча Түбән Кама спортчылары Дарина Нургалиева һәм Анастасия Иванова бронза медаль яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев