Түбәнкамалылар «Абилимпикс» илкүләм чемпионатында 12 медаль алды
Илкүләм чемпионат 30 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр «Тимирязев үзәге» укыту-күргәзмә комплексында узды.
Мәскәүдә инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» илкүләм чемпионаты тәмамланды. Түбән Кама командасының 12 медале бар, шуларның бишесе — алтын.
Түбән Камадан җиңүчеләр һәм призерлар:
Галина Жегалина — «Киләчәк архитекторы — нейрочелтәр сәнгате» компетенциясендә «алтын» (36 нчы мәктәп / Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте)
Андрей Трофимов — «Виртуаль һәм өстәмә чынбарлыкны эшләүче» компетенциясендә «бронза» («Техник иҗат һәм һөнәри юнәлеш бирү үзәге»)
Матвей Зубов — «Плакат дизайны» компетенциясендә «бронза» (Түбән Кама педагогика көллияте)
Артур Барабанов — МХО ветераннары өчен чемпионатта «Эретеп ябыштыру эше» компетенциясендә «алтын» (Политехника көллияте)
Анна Есипова — «Сәнәгать робототехникасы» («Техник иҗат һәм һөнәри юнәлеш бирү үзәге»/ Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте) компетенциясендә халыкара ачык ярышларда «алтын», шул компетенциядә илкүләм чемпионатта «бронза».
Данис Исмәгыйлев — «Сәнәгать робототехникасы» компетенциясендә «көмеш» («Техник иҗат һәм һөнәри юнәлеш бирү үзәге»)
Екатерина Лукоянова — «Эретеп ябыштыру технологияләре» компетенциясендә «бронза» (Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте/сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәп)
Аделина Абсәлләмова — «Эретеп ябыштыру технологияләре» компетенциясендә «бронза» (Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте)
Артемий Конгапшев — «Электропривод һәм автоматика» компетенциясендә «алтын» (Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте)
Айнур Вәлиуллин — «Электропривод һәм автоматика» компетенциясендә «алтын» (Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте)
Азиза Гыйльметдинова — «Электропривод һәм автоматика» компетенциясендә «көмеш» (32 нче гимназия/КНН)
Моннан тыш, Түбән Кама белгечләре чемпионатка башка шәһәрләрдән килгән МХО ветераннарыннан ике призер әзерләгән. «Эретеп ябыштыру технологияләре» компетенциясендә икенче урынны алган алабугалы Сергей Никишин нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте базасында әзерләнде. «Сәнәгать робототехникасы» компетенциясендә көмеш призер Евгений Матросов «Техник иҗат һәм һөнәри юнәлеш бирү үзәгендә» әзерләнде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан җыелма командасы финал медаль зачетының беренче өчлегенә керде — республиканың 56 медале бар. Бу — Мәскәүдән соң икенче нәтиҗә.
Илкүләм чемпионат 30 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр «Тимирязев үзәге» укыту-күргәзмә комплексында узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев