Түбәнкамалылар «Абилимпикс-2025» чемпионаты финалында катнаша
Финал 30 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр «Тимирязев үзәге» укыту-күргәзмә комплексында уза.
Түбәнкамалылар Татарстан җыелма командасы составында Мәскәүгә инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Абилимпикс-2025» милли чемпионаты финалына киттеләр.
Финал 30 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр «Тимирязев үзәге» укыту-күргәзмә комплексында уза.
ТР җыелма командасы делегациясендә 218 кеше исәпләнә. Түбән Камадан 8 компетенция буенча 12 катнашучы, катнашучыларны әзерләгән 11 эксперт, 5 милли эксперт, шулай ук Татарстаннан халыкара ачык ярышларда бердәнбер катнашучы.
Быел «Абилимпикс» финалы кысаларында СВО ветераннары өчен беренче тапкыр чемпионат уздырыла.
Түбән Камада конкурсантларны әзерләү нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте («эретеп ябыштыру технологияләре»), политехника көллияте («слесарьлык эше»), техник иҗат һәм һөнәри юнәлеш бирү үзәге («сәнәгать робототехникасы») базасында алып барылды.
Түбән Кама белгечләре Татарстан җыелма командасына Түбән Кама, Алабуга, Яңа Чишмә, Кама Тамагыннан дүрт СВО катнашучысын әзерләделәр.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев