Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Түбәнкамалыга «Татарстан Республикасының Атказанган агрономы» дигән мактаулы исем бирелде

Мактаулы бүләккә «ОРСИС-АГРО» ҖЧҖ хезмәте агрономы Нәфис Каюмов лаек булды.

«Казан Экспо» да узган ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясендә агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырдылар.

Бүләкләнүчеләр арасында Түбән Кама районының «ОРСИС-АГРО» ҖЧҖ хезмәте агрономы Нәфис Каюмов та бар, ул «Татарстан Республикасының атказанган агрономы» дигән мактаулы исемгә лаек булган. 

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин катнашты.
Фото: tubenkama

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев