Түбәнкамалы Владивостоктан Мурманскига кадәр велосәяхәткә әзерләнә
Старт 9 майга планлаштырылган.
Түбәнкамалы Радик Зиннуров Владивосток — Санкт-Петербург — Мурманск маршруты буенча велосипедта сәяхәткә әзерләнә, ул Россиядә иң озын һәм әһәмиятле веломаршрутларның берсе санала. Старт 9 майга планлаштырылган.
Сәяхәт символик ноктадан — Рус утравындагы Ахлёстышев борынында урнашкан илнең барлык велоюлларының нуль километрыннан башланачак. Быел биредә боҗралы велосукмакның беренче этабын төзекләндерү һәм «ВелоРоссия» билгесен урнаштыру планлаштырыла.
Радикның ерак сәфәрләр тәҗрибәсе бар инде: 2024 елның августында ул, Түбән Кама — Воронеж — Орел — Тула — Хатынь — Минск — Брест — Мәскәү — Казан — Түбән Кама маршруты буенча Белоруссиягә кадәр 5 мең километрдан артык юл үткән.
Хәзерге вакытта Радик актив рәвештә сәяхәткә әзерләнә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев