Түбәнкамалы Татарстанның иң яхшы китапханәчесе булып танылды
Аңа «Югары һөнәри осталык өчен» номинациясендә тиңнәр табылмады.
Түбән Каманың 10 нчы мәктәбендә эшләүче педагог-китапханәче Татьяна Башкеева «Иң яхшы мәктәп китапханәчесе — 2024» республика конкурсында җиңүче булды.
Түбән Кама муниципаль районының мәгариф идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, аңа «Югары һөнәри осталык өчен» номинациясендә тиңнәр табылмады.
«Җиңүчегә ихлас котлаулар, мәгариф оешмасы җитәкчелегенә һәм бөтен мәктәп китапханәчеләренә ярдәмнәре өчен рәхмәт», — дип котладылар Идарәдә Татьяна Башкееваны.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев