Түбәнкамалы Татарстан Республикасының иң яхшы яшь геологы дип танылды
Татарстанның Әлмәт районында 11 июльдән 17 июльгә кадәр яшь геологларның X республика ачык кыр олимпиадасы узды.
Түбән Кама районыннан 22 нче гимназиянең «Азурит» командасы чыгыш ясады.
Егет-кызларга бөтен Татарстаннан килгән 300 катнашучы арасында 12 конкурс биремендә үзләрен күрсәтергә туры килде.
Олимпиада нәтиҗәләре буенча түбәнкамалылар, барлык ярышларда диярлек призлы урыннар яулап, «көмеш» алдылар:
- «Нефть геологиясе нигезләре» — 1 урын;
- «Геологик маршрут» һәм «Палеонтология» — 2 урын;
- «Магнитометрия» — 3 урын;
- «Геологик киселеш» һәм «Куркынычсызлык техникасы нигезләре» — 4 урын;
- «Шлиховое опробование» — 5 урын.
Моннан тыш, 11"а" сыйныфын тәмамлаган Арина Гайсарова Татарстан Республикасының иң яхшы яшь геологы булып танылды.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев