Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Афәрин!

Түбәнкамалы Низам Таҗиев 13-14 яшьлек яшүсмерләр арасында бокс буенча Россия беренчелегендә икенче урынны алды

Ул бары тик финалда Белгород өлкәсе спортчысына гына оттырды.

Түбәнкамалы Низам Таҗиев 13-14 яшьлек яшүсмерләр арасында бокс буенча Россия беренчелегендә икенче урынны алды. Ул бары тик финалда Белгород өлкәсе спортчысына гына оттырды. 

«Мондый нәтиҗәгә ирешүемә бик шатланам. Узган ел мин хәтта Татарстанны да уза алмадым, быел инде Россиянекендә икенче урын. Мин үзем дә клубка килгәндә мондый нәтиҗәләргә ирешермен, мондый зур ярышларда катнашырмын дип уйламаган идем. Барысы да шатланды, барлык туганнар да котлаулар язды», — дип шатлыгын яшерми яшь боксчы.

Низам — тырыш хезмәт ярдәмендә күп нәрсәгә ирешергә мөмкин булуын күрсәтүче ачык мисал. Гомумән, Түбән Кама боксчылары мондый нәтиҗәләрне 10 елдан артык күрсәтмәде. Низамның тренеры Никита Санников әйтүенчә, биш ел элек ул аның янына күнегүләргә йөри башлаган малайны Россия призеры булыр дип уйлап та карамаган.

«Безнең ул чакта иске кечкенә зал бар иде. Низам — кечкенә таза гәүдәле малай — шунда шөгыльләнә башлады. Беренче карашка ул мондый нәтиҗәләргә ирешер дип уйламаган идем. Әмма аның тырыш хезмәте, әтиәнисенең ярдәме шушындый нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирде», — диде малайның бокс буенча тренеры. 

Әлеге уңыш нәтиҗәсендә Низам Россия җыелма командасының киңәйтелгән составына эләкте һәм тиздән Мәскәүгә җыеннарга китәчәк. 

Узган беренчелектә Татарстан вәкилләре 4 медаль алган иде. Тагын бер «көмеш» не 8 нче спорт мәктәбе укучысы Карина Сабирова яулады. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев