Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Афәрин!

Түбәнкамалы махсус операциядәге солдатлар өчен автойорт төзи

Йорт эчендә сугышчылар тынычлап ял итә һәм көчләрен торгыза алачак.

Түбән Камада яшәүче Евгений Елдашов хәзер бөтен буш вакытын тәгәрмәчле хәрби автойорт төзүгә багышлый. Бу дүрт урынлы фургон тулысынча Түбән Кама остасы тарафыннан эшләнгән. Йорт эчендә сугышчылар тынычлап ял итә һәм көчләрен торгыза алачак. 

«Теләсә кайсы урман полосасына кертеп куеп, маскировкаларга һәм рәхәтләнеп ял итәргә була. Мин аны җылытам, өлгерсәм вентиляция дә ясыйм. Бу йорт — уйлап тапкан әйберләрнең 20нчесе», — дип сөйләде Евгений Елдашов.

Моңа кадәр Евгений Елдашов яралыларны эвакуацияләү һәм сугышчыларны алгы сызыкка китерү өчен прицеплар һәм арбалар ясаган. Техника үзен иң яхшы яктан гына күрсәтә. Әлбәттә, куллану вакытында җитешсезлекләр дә ачыклана, аларны оста җиренә җиткереп үзгәртеп кора. 

Сугышчылар даими рәвештә телефон аша Евгений Елдашовка рәхмәтләрен җиткереп тора. Бүген исә оста исеменә «Ахмат 134» полкыннан рәсми рәхмәт хаты килеп иреште.

Сүз уңаеннан, материаллар һәм финанс ярдәме белән Евгений Елдашовка улы ярдәм итә. Бүген ул катнаша алмады, әмма проектларда аның казанышы зур, ди Түбән Кама остасы. Бу проект тәмамлануга ук ул яңасын гамәлгә ашыруга керешәчәк. Әлегә төгәл билгеле түгел, ди ул, әмма, бәлки, бу тәгәрмәчле мунча булыр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев