Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Түбәнкамалы Лариса Орлова волонтерлык өчен республика премиясен алды

Аның ярдәмендә шәһәр халкы 650дән артык хәрби хезмәткәргә ярдәм иткән.

Түбән Камада яшәүче Лариса Орлова «Игелекле Татарстан» волонтерлык өлкәсендә республика премиясен алды. Ул «#МыВместе» Гомумроссия үзара ярдәм акциясе кысаларында елның ирекле хезмәткәре дип танылды.

6-8 нче микрорайоннарның СТОС рәисе микрорайонның иҗтимагый үзәгендә МХО урынында булган хәрбиләр өчен гуманитар ярдәм һәм кирәкле әйберләр җыю пунктын оештыра. Аның ярдәмендә шәһәр халкы 650дән артык хәрби хезмәткәргә ярдәм иткән.

«Игелекле Татарстан» премиясе ТР Яшьләр министрлыгы тарафыннан «Татарстан Республикасы иреклеләренең мәгълүмати-ресурс үзәге» АНО белән берлектә, кешеләргә ярдәм итүдә зур уңышлары өчен волонтерларны хуплау һәм бүләкләү максатыннан булдырылган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев