Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Түбән Каманың «Забавушка» фольклор ансамбле республика фестивале лауреаты булды

Аның төп идеясе — халык традицияләренең дәвамлылыгын саклау.

Түбән Каманың «Забавушка» фольклор ансамбле Казаннан «Моңлы тамчы — Звонкая капель» XII республика фестивале лауреаты дипломын алып кайтты.

Аның төп идеясе — халык традицияләренең дәвамлылыгын саклау, балаларда һәм яшүсмерләрдә Татарстан территориясендә яшәүче халыкларның мәдәниятенә, теленә, гореф-гадәтләренә һәм традицияләренә хөрмәт тәрбияләү.

«Забавушка» балалар ансамбле үз иҗаты белән тамашачыларны инде 23 ел сөендерә. Ансамбль тамашачыга халык фольклорын заманча яңгырашта тәкъдим итә. Ә коллектив әгъзалары җырлаудан тыш, тарих һәм йолаларны өйрәнәләр, борынгы музыка коралларын үзләштерәләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев