Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Түбән Каманың Сосновка авыл җирлеге башлыгына «Җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале тапшырылды

Бүләкне ул ТР Президенты кулыннан алды.

Сосновка авыл җирлеге башлыгы Анатолий Бурчин «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале белән бүләкләнде. Аңа бүләкне Рөстәм Миңнеханов «Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясенең XVII съездында тапшырды, дип хәбәр итә Түбән Кама хакимиятенең матбугат хезмәте. 

«Җирле үзидарә ролен бәяләп бетергесез, — дип билгеләп үтте Миңнеханов. — Тормыш безнең алга нинди генә катлаулы бурычлар куйса да, аларның шактый өлешен, кагыйдә буларак, урыннарда хәл итәргә туры килә».

Анатолий Бурчин 1990 елның сентябрендә беренче тапкыр Түбән Кама районы Сосновка авыл җирлеге Үзидарә советы депутаты итеп сайлана. Ул хәзерге вакытта депутат һәм җирлек башлыгы булып тора. Ул төрле мәсьәләләрне хәл итүдә актив катнаша. Сосновка авыл җирлегендә аның төгәл планлаштырылган эше аркасында соңгы биш-алты ел эчендә берничә масштаблы проект тормышка ашырылды. Анатолий Николаевич 2015 елдан бирле үзара салым программасын гамәлгә ашыруга аерым игътибар бирә. Ул ел саен гражданнардан 100 процент үзара салым акчасын җыеп тапшыра.

Фото: Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев