Түбән Камадан өч укучы Мәскәүдә «Абилимпикс-2024» чемпионатында медальләр яулады
Чара бу көннәрдә Мәскәүдә «Гостиный двор» күргәзмә үзәгендә уза.
Түбән Камадан өч укучы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Абилимпикс-2024» илкүләм чемпионатында медальләр яулады.
Исегезгә төшерәбез, чара бу көннәрдә Мәскәүдә «Гостиный двор» күргәзмә үзәгендә уза.
«Сәнәгать робототехникасы» компетенциясендә түбәнкамалылар өч медаль яулады:
1 урын — «Мәктәп укучылары» категориясендә Сергей Варанкин, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен мәктәп-интернат;
2 урын — «Студентлар» категориясендә Анна Есина, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте;
2 урын — «Белгечләр» категориясендә Динар Закиров, Түбән Кама политехника көллияте.
Өчесе дә техник иҗат һәм һөнәри юнәлеш бирү үзәгендә шөгыльләнә, дип билгеләп үтте Түбән Кама мэры Рамил Муллин.
«Республика җыелма командасында Түбән Камадан 27 катнашучы бар. «Тигез мөмкинлекләр шәһәре» стратегиясе буенча ышанычлы барабыз — уңайлы мохит һәм уникаль мәгариф киңлекләре булдырабыз», — дип ассызыклады мэр.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев