Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Түбән Каманың «Нефтехимик» хоккейчылары 7:0 исәбенә җиңде һәм плей-офф этабына үтте

Матч 7:0 исәбенә тәмамланды.

Түбән Каманың «Нефтехимик» хоккейчылары Пекинның «Куньлунь Ред Стар» командасын җиңде һәм чемпионатның плей-офф этабына үтте.

Уен Түбән Каманың «Нефтехим Арена» боз сараенда узды һәм 7:0 исәбенә тәмамланды.

Беренче периодта 0:0 исәбе сакланды.

Икенче периодның беренче минутында «Нефтехимик» һөҗүмчесе Ансель Галимов исәпне ачты (1:0). Дүртенче минутта Павел Порядин Түбән Кама командасын тагын бер алкага алга чыгарды (2:0). Уникенче минутта Рафаэль Бикмуллин исәпне 3:0 итте.

Өченче период. Тугызынчы минутта, «Нефтехимик» күпчелектә уйнаганда, Владислав Леонтьев гол кертте (4:0). Уникенче минутта Егор Попов «Куньлунь Ред Стар» капкасына бишенче алканы кертте (5:0). Бер минут үтүгә, исәп 6:0 булды, алканы «Нефтехимик» һөҗүмчесе Вячеслав Лещенко кертте. Уенның соңгы минутында Андрей Белозёров тагын бер гол кертте, матч 7:0 исәбенә тәмамланды.

«Нефтехимик» өчен Континенталь хоккей лигасының даими уеннар тәмамланды, алдагы уеннарда команда плей-офф этабында "Ак Барс"ка каршы көч сынашачак. Плей-офф уеннар сериясе дүрт җиңүгә кадәр дәвам итә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев