Түбән Каманың «Нардуган» ансамбле Сочидагы конкурста гран-при яулады
Чара 5 гыйнварда узды.
Педагог Чулпан Габидуллина җитәкчелегендәге Түбән Каманың «Нардуган» ансамблендә тәрбияләнүчеләр «Гранд-Сочи» IX халыкара сәнгать һәм иҗат конкурс-фестивалендә чыгыш ясадылар.
Чара 5 гыйнварда узды. Абруйлы форумда ясалган дебют коллектив өчен җиңү белән тәмамланды — яшь талантлар фестивальдә Гран-при яулап, югары бүләккә лаек булдылар, шулай ук үз номинацияләрендә беренче урынны алдылар.
Фото: t. me/moynizhnekamsk
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев