Түбән Каманың инклюзив коллективы Мәскәүдә халыкара бию конкурсында җиңү яулады
«Рубаха» арт-кластерында 24 кеше, шул исәптән 15 бала бию белән шөгыльләнә.
Түбән Камага җиңү белән Мәскәүдән «Рубаха» инклюзив арт-кластеры бию коллективы кайтты. «Бию коды» халыкара хореография сәнгате фестиваль-конкурсы Россиянең төрле почмакларыннан гына түгел, башка илләрдән дә талантлар җыйды. Яшь түбәнкамалыларны зур җиңүләре белән Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев котлады.
«Рубаха» инклюзив арт-кластерының төп максаты — физик һәм мөнәсәбәтләр киртәләрен тулысынча юкка чыгару. Нәкъ менә монда балалар һәм яшьләр, иҗади «батыр кешеләр» өчен яңа мөмкинлекләр тудырыла. Практика күрсәткәнчә, боларның барысы да үз җимешләрен бирә.
«Сез — беренче! Бу зур хезмәт куелуы, тиешле шартлар тудырылуы турында сөйли. Рәхмәт, балалар, барлык түбәнкамалылар исеменнән котлыйм», — дип котлады балаларны Радмир Беляев.
«Рубаха» арт-кластерында 24 кеше, шул исәптән 15 бала бию белән шөгыльләнә. Халыкара хореография сәнгате фестиваль-конкурсында кече бию төркеменең чыгышы 86 номер арасында иң яхшысы дип танылды. Балалар конкурска хореограф Диана Смирнова белән «Инклюзив иҗат студиясе» проекты кысаларында әзерләнделәр.
Фестивальдә катнашучылар тагын бер тапкыр үзләренә җиңү китергән биюләрен күрсәттеләр һәм дәрәҗәле кунакларны сөендерделәр. Түбән Каманың инклюзив җәмгыятен үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен арт-кластер җитәкчелегенә һәм әзерлек эшендә төрле яклап ярдәм иткән сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларның әниләренә рәхмәт хатлары тапшырылды. Балалар да бүләксез калмады.
Радмир Беляев бу балаларның әниләре белән уңайлы мохит мәсьәләләре буенча аралашты, шулай ук арт-кластерга ярдәм итүне дәвам итәргә вәгъдә итте. Беренче чиратта, «Рубаха» өчен уңайлы автомобиль алу мөмкинлеге каралачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев