Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Түбән Каманың яшь сноубордчысы «Беренче канал»да узган шоу герое булды

Аның инде өч дөнья рекорды бар.

Түбән Камада яшәүче дүрт яшьлек сноубордчы Зара Иванова гаиләсе белән бергә «Беренче канал»да узган тамашада катнашты. Гаилә башлыгы кызының тренеры һәм казанышлары турында сөйләде.

«Мин үзем тренер, шуңа күрә кызым белән дә шөгыльләнәм. Һәр кич өйдә шәхси күнегүләр ясыйбыз. Эшем шуның белән бәйле булганлыктан, кызым һәрвакыт минем янымда. Мин күп санлы балаларны өйрәтәм, шуңа күрә кызыма безнең белән күңелле», — дип уртаклашты Зараның әтисе Дмитрий Иванов.

Әле бик кечкенә булуына карамастан, Зараның инде өч дөнья рекорды бар. Тиздән дүртенчесе дә булачак.

«Мин сноуборд, вейкборд, велосипед, тимераякта йөри беләм», — дип сөйләде кыз.

Киләчәккә булган планнарга килгәндә, әти-әнисе әлегә Зара ирешкән уңышларда туктап торырга булган.

«Ул болай да инде бөтен дөньяга билгеле», — ди Дмитрий.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев