Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Түбән Каманың «Балкыш» приюты рухи культура тәрбияләүдә иң яхшысы булды

Конкурска унбер социаль приюттан 15 гариза килгән.

Татарстанда социаль приютлар арасында балалар һәм яшүсмерләр тәрбияләү буенча нәтиҗәле практикалар конкурсы узды. Аның максаты — иң яхшы практикаларны ачыклау һәм тарату.

Конкурс комиссиясенә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен унбер социаль приюттан 15 гариза килгән.

Шулай, конкурс нәтиҗәләре буенча «Балигъ булмаганнарның рухи культурасын тәрбияләү» номинациясендә Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты беренче урынны алды. Приют белгечләре тарафыннан «Татарстан халыклары: Дуслык юлы» дип аталган практика 118 балл җыйды.

Иң яхшы практикалар «ТР Хезмәт министрлыгының Республика ресурс үзәге» дәүләт учреждениесе сайтында урнаштырылачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев