Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Түбән Каманың авыл хезмәтчәннәре югары бүләкләргә лаек булды

Конкурс җиңүчеләрен бүләкләү Зәй районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә кысаларында узды.

Түбән Кама районы Каенлы авыл җирлеге башлыгы Рәмис Гарипов һәм крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Илнур Зәйнуллин югары бүләкләргә лаек булды. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районың рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Иң яхшы авыл җирлеге, крестьян-фермерлык хуҗалыгы, кооператив» конкурсы нәтиҗәләре буенча «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының кече хуҗалык итү формаларын үстерү буенча иң яхшы авыл җирлеге башлыгы» номинациясендә Рәмис Гарипов җиңү яулады.

Ә «Татарстан Республикасының иң яхшы крестьян хуҗалыгы башлыгы» номинациясендә Илнур Зәйнуллин иң яхшысы булды.

«Лаеклы бүләк белән котлыйбыз, муниципаль районның авыл хуҗалыгын үстерүдә алга таба да уңышлар телибез», — дип язган социаль челтәрдәге үз сәхифәсендә Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов.

Конкурс җиңүчеләрен бүләкләү Зәй районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә кысаларында узды. Киңәшмәдә Түбән Кама делегациясе дә катнашты.

Фото:Түбән Кама муниципаль районың рәсми сайты

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X