Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Афәрин!

Түбән Каманың әдәби берләшмәләр үзәге этнофестиваль үткәрүгә 800 мең сумнан артык акча откан

«Һәвәскәр әдәби берләшмәләр үзәге» проекты Президент грантлары фондының икенче конкурсын уңышлы узган һәм җиңүчеләр исәбенә кергән.

Түбән Каманың китапханә системасы каршындагы коммерцияле булмаган автоном оешма грант отты һәм шәһәр юбилеена масштаблы фестиваль уздырачак.

Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев сөйләгәнчә, «Һәвәскәр әдәби берләшмәләр үзәге» проекты Президент грантлары фондының икенче конкурсын уңышлы узган һәм җиңүчеләр исәбенә кергән.

Шуның нәтиҗәсендә, үзәк, киләсе елда — Түбән Каманың 60 еллыгына, «СөлгеФест/Вышивай — любя» этнофестивален уздыруга 828,5 мең сум алачак.

«Проектны эшләүдә һәм заявка бирүдә катнашучыларның барысына да рәхмәт. Этнофестиваль Түбән Кама мәдәни тормышының ачык визит карточкасы булыр дип ышанам», — дип билгеләп үтте үзенең телеграм-каналында Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев