Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Түбән Каманың 35 нче лицей укучысы Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры белән очрашты

Быел республикабызда чыгарылыш сыйныф укучыларының җидесе татар теленнән Бердәм дәүләт имтиханы тапшырды.

Алар арасында Түбән Кама шәһәренең 35 нче лицеен тәмамлаган Сәмирә Сәгыйтова да булуы хакында газетабызның алдагы саннарның берсендә язган идек. 

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында әлеге укучылар һәм аларның укытучылары белән очрашу үткәрелде. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Комиссия рәисе Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, Илгиз Халиков катнашты. 

Шәһәребезнең 35 нче лицее күбрәк химия, информатика юнәлешендә эшли. Шул ук вакытта татар теленнән милли тәрбиягә дә зур игътибар бирелә. Сәмирәнең хыялы — программист булу. Ә татар теленнән имтиханны һәр татар баласы сайларга тиеш, дип саный ул.

«Татар булуыбыз белән горурланып яшәргә кирәк, ана теле безнең каныбызда булырга тиеш. Мин мәктәптә укыганда ук татар теле буенча оештырылган төрле конференцияләрдә, конкурс, олимпиадаларда даими катнаштым. Татар телендә җырларга яратам, үзем дә җырлар язам. Өйдә күбрәк татарча сөйләшәбез. Җәйге каникулда авылда, әби-бабай янында булу да ярдәм итте», — ди Сәмирә Сәгыйтова, ни өчен нәкъ менә татар теленнән имтихан сайладың дигән сорауга. 

Аның укытучысы, 30 ел педагогик стажы булган Гөлүсә Яруллина да укучысының бу теләген хуплаган. «Сәмирә — тырыш, әйткән сүзен үти торган кыз. Аның теләген белгәч, каршы килмәдем, әзерләндек, булдырдык», — ди ул.

Алдагы елларда татар теленнән имтихан бирүчеләр саны артыр дип ышанып калыйк. Ә инде БДИдан татар телен сайлаучыларга республикабыздагы югары уку йортларына укырга кергәндә нинди дә булса өстенлекләр каралса, бу сан бәлки күпкә артыр да әле…

Фото: https://vk. com/id709669079 һәм шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев