Түбән Каманы «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашырудагы уңышларын билгеләп үттеләр
Казанда «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыруда уңышларга ирешкән Татарстан районнарын бүләкләү тантанасы узды.
Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Максим Парамонов сөйләгәнчә, алдынгылар рәтендә Түбән Кама да булган. 2020 елдан 2023 елга кадәр генә дә шәһәрдә 425 күп фатирлы йортны берләштергән 275 ишегалды ремонтланган.
Түбән Кама берьюлы ике номинациядә билгеләп үтелде: «Ишегалды территорияләрен яшелләндерүдә тотрыклы алым өчен» һәм «Социаль челтәрләрдә ишегалды территорияләрен комплекслы төзекләндерү буенча Татарстан Республикасы Рәисенең «Безнең ишегалды» программасын актив тормышка ашырган өчен».
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев