Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Түбән Камада мәктәпкәчә яшьтәге балалар шахмат буенча турнирда катнашты

Шахмат буенча турнир 73 нче балалар бакчасы базасында узды.

Түбән Каманың мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында «Шахмат өметләре» турниры узды. Анда 82 бала катнашты, шуларның 26сы — кызлар.

Шахмат буенча турнир 73 нче балалар бакчасы базасында узды. Уеннар швейцария системасы буенча җиде турнирда үткәрлде. 38 балалар бакчасыннан мәктәпкәчә яшьтәге балалар өч көн дәвамында барлык турларда җиңү өчен көрәште.

Чара нәтиҗәләре буенча кызлар арасында беренче урынны 76нчы балалар бакчасында тәрбияләнүче Алиса Кирющева алды, ә малайлар арасында 68нче балалар бакчасыннан Булат Абдулин беренче булды. Җиңүчеләр медальләр һәм кубоклар белән бүләкләнде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев