Түбән Камада «Лейся, песня, на просторе...» фестивале җиңүчеләрен бүләкләделәр
Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына, Түбән Кама районының 60 еллыгына һәм шәһәр ветераннар оешмасының 45 еллыгына багышланган иде.
Түбән Камада 22 мартта ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның «Лейся, песня, на просторе...» муниципаль фестиваль-конкурсының гала-концерты булды.
Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына, Түбән Кама районының 60 еллыгына һәм шәһәр ветераннар оешмасының 45 еллыгына багышланган иде.
Фестиваль кунакларын Халык иҗаты йорты фойесында җирле рәссамнарның картиналары күргәзмәсе каршы алды.
Тамашачыларга сәламләү сүзе белән Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, 15 нче тапкыр үткәрелә торган фестиваль шәһәрнең визит карточкасына әверелде.
РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин катнашучыларга җылы сүзләр белән мөрәҗәгать итте. Җитәкче искәрткәнчә, ветераннар хәрәкәте — буыннар арасындагы тере элемтә, ул үткәннәр турында хәтерне сакларга һәм киләчәкне төзергә ярдәм итә.
Гала-концертта вокаль ансамбльләр, ялгыз вокалистлар, хореография коллективлары һәм укучылар чыгыш ясады.
Кичә ахырында бүләкләү тантанасы булды. Барлык номинацияләрдә дә дипломнар тапшырылды. Конкурста ветераннарның «Россияночка» үзешчән халык коллективы гран-при бүләген алды.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев