Түбән Камада иң яхшы укытучыларны бүләкләделәр
Чарага шәһәр һәм район мәгариф учреждениеләреннән 500гә якын педагог килде.
Түбән Камада «Адымнар» полилингваль гимназиясендә 8 Мартка багышланган бәйрәм концерты узды, анда иң яхшы укытучыларны бүләкләделәр. Чарага шәһәр һәм район мәгариф учреждениеләреннән 500гә якын педагог килде.
Мәгариф системасында күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен 9 укытучы РФ Мәгариф министрлыгының «Мәгариф отличнигы» билгесенә лаек булды, 2 укытучы «Һөнәргә тугрылык өчен» күкрәк билгесе, тагын 3 педагог «Мәгарифтәге казанышлары өчен» билгесе алды.
29 нчы мәктәп укытучысы Зәйтүнә Сафиуллина «Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән өлкәсе отличнигы» билгесе белән, ә Түбән Кама педагогика көллияте мәгариф ветераны Мәрьям Хәсәнова «Мактаулы остаз» билгесе белән бүләкләнде.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев